Беренче тапкыр балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне булачак әти-әниләре белән формаль булмаган шартларда таныштыру узган кышта Ш. Ходайбирдин исемендәге 1нче республика балалар йортында үтә.
Бүген яхшы нәтиҗә бирүче бу чараны башка социаль учрежениеләр дә хуплап каршы алган. 42 бала гаиләгә урнаштырылган.
Бала алырга теләүчеләр өчен иң мөһиме - беренче адымны ясау. Ә таныштыруның әлеге төре бала белән уен ярдәмендә аралашу, аны үзе өчен гадәти мохиттә күрү мөмкинлеге бирә.
Бүген Мәгариф министрлыгы һәм Республиканың ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәге белән берлектә оештырылган шундый "Ләкләк көне" Салават шәһәрендә үтә. Анда Стәрлетамак, Күмертау, Куганак, Йомагуҗа, Петров балалар йортларыннан 35 бала катнаша.
Балалар һәм өлкәннәр бергәләп әкиятләр сәхнәләштерә, мавыктыргыч викториналарда катнаша, табышмаклар чишә, бии-җырлый. Ә чәй бүлмәсе аларны тагын да якынайта. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр кунаклар өчен концерт та әзерләгән.