Республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мартта ул исерек килеш 85 яшьлек күршесе - Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә кереп, аннан акча таләп иткән. Кире җавап алгач, аны кыйнап, 4 мең сумнан артык акчасын алып чыгып киткән.
Ветеранның башы җәрәхәтләнгән, сөякләре сынган.
Судта ир-егет гаебен таныган. Ул автомобиль урлаган өчен бер тапкыр хөкем ителгән булган икән инде.
Суд егетне 3 ел да 7 айга иркеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.