Этнең хуҗасы дүрт аяклы дустының бөтен көченә җирне чокый башлавына игътибар итүен сөйли. Якынрак килсә, чокырда балчыкка баткан сабыйны күрә. Ак тукымага төрелгән бала тавыш бирә.
Коткарылган сабый якынча бер айлык. Аның тәне суына, йөрәге акрын тибә башлаган булган. Бүген ул табиблар кулында.
Полиция баланың әти-әнисен эзли. Аны вафат булган дип уйлап, ялгыш күмгәннәр, дигән фикердә хокук сакчылары.