Икенче сыйныф укучысы ул көнне мәктәптә булмаган.
Кызны эзләүгә хокук саклау органнары бөтен көчен сала. Республикадан, хәтта илебезнең төрле почмакларыннан килгән волонтерлар баланы шәһәрдән, якын-тирәдәге урман-кырлардан, елга-күл буйларыннан эзли.
Кызның әти-әнисе, әбисе, туганнары экстрасенсларга да мөрәҗәгать иткән. Тик алар да бу уңайдан көчсез булып чыккан. Бала суга төшкәндәй юк.