Дондагы Ростов шәһәренең “Владис” нәшриятында басылып чыккан балалар өчен язылган “Россия” исемле энциклопедиядә Уфа шәһәре Татарстанның башкаласы дип күрсәтелгән. Бу уңайдан нәшрият мөхәррире Юлия Седанова гафу үтенүен белдергән. “Безгә бик оят. Бу - автор хатасы. Алга таба хатаны төзәтү өчен сатуга куелган китапларда, кайсы биттә хата киткәнен күрсәтеп, искәрмә бите өстәп чыгарырга тырышачакбыз”, - дигән ул.
Өч мең тираж белән чыккан китаплар ярты ел вакыт сатуда булган.