Бу анда иң кыйммәтле лот булган. Ул көнне сатылган күп кенә сәнгать әсәрләренең Азия илләре һәм Русиядән булганы билгеле.
Малевич — Русиянең һәм СССРның авангардчы-рәссамы. Чыгышы белән Польшадан. Әлеге картинасын ул 1915 елда язган. Картина супрематизмга — авангард сәнгатендә ул үзе нигез салган иң элекке юнәлешләрнең берсенә карый.
Апрельдә шушы аукционда рәссам Энди Уорхол язган Кытай Халык Республикасының элекке җитәкчесе Мао Цзэдунның портреты 12,6 миллион долларга сатылган.