Яшьләр биш ел элек танышкан. Кияү буласы кеше бай һәм билгеле гаиләдән түгел, әнисе һәм бабасы белән яши. Студент вакытында ул ресторанда эшләп алган. Туй киләсе елда булачак. Мако, император гаиләсен рәсми рәвештә калдырып киткәннән соң, гади гражданга әйләнәчәк.
Әле ул, принц Нарухитодан соң, тәхеткә дәгъва итүче икенче кеше булып тора. 2005 елда Япониядә шундый хәл булган инде. Акихитоның бердәнбер кызы Саяко дәүләт чиновнигына кияүгә чыккан. Шулай итеп ул принцесса булудан туктаган һәм “выходной пособие” рәвешендә 150 миллион иен (1,3 миллион доллар) алган.