+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Май 2017, 09:41

Рамазан алдыннан изге сәфәр

Казанда “Милли тормыш һәм дин” VIII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы тәмамлана.

Ул Рамазан ае алдыннан, 18 майда башланды. Ул көнне өйлә намазыннан соң имамнарга Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу тәкъдим ителде.

Башкортстан делегациясендә Мишкә районыннан Илгиз Шәкүров та бар. Ул хәбәр итүенчә, форумның “Казан” милли үзәгендә - “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, Татарстан Фәннәр академиясендә - “Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге”, Мәдәният министрлыгында – “Мәчет һәм татар гаиләсе”, Русия Ислам институтында “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” дип аталган секция утырышлары булган.

Г. Камал театрында делегатларга Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле күрсәтелгән. Бүген алар изге Болгарга сәяхәт кыла.
Читайте нас