Аннан алда Уфаның Октябрь районы прокуратурасы Уфа дәүләт циркы бинасын файдалануны тыюны сорап судка мөрәҗәгать иткән иде. Моңа тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар сәбәпче булды.
Цирк гөмбәзе астындагы бетон конструкцияләрнең бер өлеше җимерелгән, бинаның 50 ел элек төзелгән кыегы авария хәлендә булган. Шулай ук, биредә кешеләрне янгын турында искәртү һәм эвакуация белән идарә итү системасы булмаган, автоматик сүндерү корылмалары эшләмәгән.
Цирк бинасының алдагы язмышы әлегә билгесез.