Ул Татарстаннан читтә яшәүче, татар телендә язучы бер генә журналистка бирелүче “Туган тел” номинациясендә җиңү яулады. Төрле елларда бу номинациядә Казахстанда, Бельгиядә, Себер тарафларында, Балтыйк буе илләрендә, Удмуртиядә, Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат итүче журналистлар җиңү яулаган булган.
Венерага бу мәртәбәле бүләкне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Рәзил Вәлиев тапшырды. Ул Венераны җиңүе белән генә котлап калмады, “Кызыл таң” турында да бик җылы сүзләр әйтте.
— “Бәллүр каләм”ле булуыма әле дә ышанып бетеп булмый. Бу — минем генә җиңү түгел, иң беренче чиратта, 100 еллык тарихы булган “Кызыл таң” гәзитенең дә, Башкортстанның да, Илешнең дә җиңүе! Минем кечкенә хезмәтемне шулай зурлаганың, мине “Бәллүр каләм”ле иткәнең өчен рәхмәт сиңа, Казан, рәхмәт сиңа, Татарстан! — диде Венера, рәхмәт сүзе белән чыгыш ясап.
Тантаналы чара барышында бер төркем матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр бирелде. Шунысы куанычлы, алар арасында да якташларыбыз бар. “ТНВ” каналының Уфадагы корпунты-филиалы җитәкчесе, “Бәллүр каләм-2014” бәйгесе җиңүчесе Фәнис Фаткуллин “Татарстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Венераны да, Фәнисне ихлас күңелдән котлыйбыз, аларга яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
20 ел эчендә конкурста 4 меңнән артык журналист катнашкан, комиссия әгъзалары 4 меңгә якын иҗади эш караган. Җиңүчеләргә 560 “Бәллүр каләм” сыны, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылган. Быел исә конкурска 2 меңнән артык иҗади эш килгән, 9 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән.