25 майда республикада унберенче сыйныфны тәамлаучы 17,5 мең укучы өчен соңгы кыңгырау шалтыраячак. Бу көнне кызлар СССР вакытындагы бәйрәмнәрдәге кебек киенәчәк: кара күлмәк, ак алъяпкыч, ак тасмалар. Егетләр матур костюмнарда булачак. Ә 27 июньдә аларга урта белем хакында аттестатлар тапшырылачак.
Бердәм дәүләт имтиханнары 29 майда башлана.