“РИА Новости” язуынча, әлегә һәлак булучыларның исем-шәрифләре ачыкланмаган.
Әйтергә кирәк, Эверест даими рәвештә корбан сорый. 30 апрельдә дөньяга билгеле 40 яшьлек Швейцария альпинисты Уэли Стекның гомере өзелгән иде. Май башында дөньядагы иң карт альпинист, 85 яшьлек Непал гражданы Мин Бахадир Шерхан да тауга менгәндә һәлак булды. 22 майда Эверест АКШ, Словакия һәм Австрия туристларын да кызганмады ул. Чират кемдә? Гомумән, Эверестта төрле елларда 250 кешенең гомере өзелгән. Күренүенчә, бу сан чик түгел.