Александр 1941 елда Куйбышевта Василий Сталин белән Галина Бурдонская гаиләсендә дөньяга килгән. Калининдагы Суворов училищесын һәм ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлаган. Соңгы елларда Русия армиясе үзәк академия театрының куючы режиссеры булып эшләгән.
Александр курсташы Даля Тумалявичутега өйләнгән булган. Балалары булмаган. Даля 2008 елда якты дөньядан киткән.