Катнашучылар шашка, йөзү, өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика һәм мылтыктан ату бәйгеләрендә көч сынаша. Шулай ук, спортчыларга мавыктыргыч осталык дәресләре дә каралган. Җиңүчеләр Уфа җыелма командасы составында Башкортстан финалында катнашачак.
Көнбатыш Европа пенсионерларының яшьләрдән узып велосипедта җилдерүе, йөгерүе, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүе турында ишетеп тә, күреп тә беләбез. Русия пенсионерлары әлегә мондый казанышлары белән мактана алмый. Уфада үткән спартакиададан соң актив тормышның мавкытыргыч та, файдалы да икәнлеген аңлаган пенсионерлар артачагына өмет итә оештыручылар.