-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2017, 11:51

Элвин Грей авыру түгел!

Кичә, 24 майда, социаль челтәрләрдә популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) исеменнән язылган ялган мөрәҗәгатьләр пәйда булды. Аларда җырчы, имеш, үзенең үлемечле онкология чире белән авыруын һәм катлаулы операция үткәрү өчен зур суммада акча кирәклеген хәбәр итеп, фанатларыннан финанс ярдәме сорады.

Баксаң, боларның берсе дә чынбарлыкка туры килми икән. Билгесез мошенниклар, җырчының соңгы чорда бераз сырхаулап алуыннан файдаланып, кесәләрен калынайтырга уйлаган. Алар, социаль челтәрләрдә җырчы исеменнән ялган битләр ачып, тамашачылардан акча җыя башлаган.
Элвин Грей, “Инстаграм”дагы битендә мошенникларның ялганын фаш итеп, үзенең сау-сәламәт булуын язды. Ул ялган мөрәҗәгать авторларын җыелган акчаларны хуҗаларына кайтарып бирергә чакырды. “Аллаһ барысын да күрә, гөнаһ җыймагыз!” – дип язды ул.
Яраткан җырчыгызның сәламәтлеге шик тудырмый, шуңа күрә хәләл акчаларыгыздан колак кагарга ашыкмагыз, кызлар!
Читайте нас в