Анда Уфа, Мәскәү, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Стәрлетамак, Бөре һәм башка шәһәрләрдән килгән галимнәр, кунаклар катнашуы көтелә. Тантаналы кичәдә шагыйрьләр Роберт Миннуллин, Мирза Ибраһимов, Кадим Аралбай, Марат Каримов, Риф Мифтахов, Хәсән Назар, артистлар Идрис Газиев, Марат Шәрипов, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Сагынбаева, Рамил Хаҗиев, Илнур Вәлитов, Ләйсән Шәрипова, Мәхмүт Фатыйхов һәм башкалар катнаша.
Тантаналы чараларның эш тәртибе түбәндәгечә:
11.00-13.00 – «Кардәш халыклар әдәбиятларында традицияләр күчемлелеге» дигән II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы (III уку бинасы, 409 ауд.).
14.00-14.45 – «Габдулла Тукай. Энциклопедия» китабын тәкъдим итү. (II уку бинасы, Ак зал).
15.00-16.30 – Тантаналы кичә (II уку бинасы, 3нче кат, Концерт залы).
Адресы: Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3-а.
Фән әһелләрен, шигырь, сәнгать, китап сөючеләрнең барысын да көтеп калабыз! Рәхим итегез!