Башкалада җил секундына 20 метр тизлектә исәчәк. Брянск һәм Белгород өлкәләреннән тыш, Үзәк федераль округтагы субъектларның күпчелегендә дә һава торышы хәвефле булачак.
Гидрометүзәктә мондый һава торышы сары төс белән билгеләнә һәм хәвефлелек шкаласында ул өченче урында тора. Бу һава торышының “потенциаль рәвештә хәвефле” икәнен аңлата.
Синоптиклар җәй башының салкынча һәм яңгырлы булачагын да хәбәр итте. Һава температурасы 15-20 градус җылылыктан артмаячак.