– Форум төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башлангычы белән үткәрелә. Чараның максаты – мәгариф сәясәтен камилләштерү буенча фикер алышуда һәм карар кабул итүдә ата-аналарның катнашуын активлаштыру, – диде Константин Толкачев. – Аны ел саен Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрү планлаштырыла. Форум кысаларында фикер алышулар үтәчәк, Интернет хәвефсезлеге, тәрбия бирүдә ата-аналар җаваплылыгы, сабыйлар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый көйләү мәсьәләләре тикшереләчәк. Әлеге темалар укытучыларның август киңәшмәләрендә дәвам итәр дип уйлыйм.
– Системалы гаилә сәясәте булдыру мөһим, – диде форумны үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Йомабикә Ильясова. Беренче чиратта, бу – проблемага өстенлекле игътибар һәм эшкә системалы караш. Республика Башлыгы гражданнар белән “туры бәйләнеш” барышында Гаилә министрлыгы булдыру идеясен тәкъдим итте. Дәүләт җыелышы-Корылтайда балалар суициды сәбәпләрен тикшерү һәм балигъ булмаганнарга карата золымны кисәтү буенча эшче төркем булдырылды. Закон чыгаручылар, башкарма власть, урындагы үзидарә органнары, белгечләр арасында үзара бәйләнеш көйләнде. Без мондый эшнең нәтиҗәлелеген тойдык, чөнки мәсьәләләр уртак хәл ителә.