+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Май 2017, 21:00

Билгеле табибка тактаташ ачылды

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә билгеле профессор, медицина фәннәре докторы Әлфия Бикбаева истәлегенә мәрмәр тактаташ ачылды.

Әлфия Исхак кызы – республика оториноларингологиясен безнең төбәктә генә түгел, барлык Советлар Союзында лидерлар исемлегенә чыгарган кеше. Аның исеме белән медицинаның бу өлкәсендәге үсешнең тулы бер чоры бәйле.
Әлфия Бикбаева Башкортстан дәүләт медицина институтында 25 ел ЛОР кафедрасы мөдире булып эшли, 42 ел Куватов исемендәге Республика дәваханәсенең ЛОР-клиникасын җитәкли.
– Соклангыч остазларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү матур традициягә әверелде, – диде Сәламәтлек саклау министры урынбасары Эльза Сыртланова. – Безнең барыбыз өчен дә бу яхшы эшләргә, тырышып хезмәт итәргә этәргеч булып тора.
– Әлфия Исхак кызы искиткеч зур талант иясе, хирург, галим, остаз булды. Медицинага ул салган юлның лаеклы дәвам итәчәгенә ышанабыз, – диде БДМУ ректоры Валентин Павлов.
Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең баш табибы Ринат Нагаев, оториноларингология кафедрасы профессоры Нина Арефьева, оториноларингология бүлеге мөдире Рәшит Шәрипов та, һәммәсен тантаналы көн белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр.
Әлфия Бикбаеваның кызы, икътисад фәннәре докторы Лилия Бохарбаева әнисенең исемен мәңгеләштергән өчен рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек теләде.
Мәрмәр тактаташны Лилия Бохарбаева һәм Нина Арефьева ачтылар.
Читайте нас