Октябрьский электр челтәрләренең Бүздәк РЭСы җитәкчесе Рамил Салихов әйтүенчә, кичке сәгать унынчы яртыда авария бригадаларының өчесе дә өзеклекләрне бетерү буенча урыннарга чыга. Иртәнге бишенче яртыга электрчыларның фидакарь тырышлыгы белән энергия бирүдә тоткарлыклар бетерелә.
Хәзерге вакытта электр челтәрләре тотрыклы реҗимда эшли. Район электрчылары үзләренең давылдан да көчлерәк икәнлеген янә бер кат исбатлады.
Фәнүр Гыйльманов.