+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 июнь 2017, 17:05

Кәкре каенга сөягәннәр

Краснокама районының Куян авылы кешесен мошенниклар төп башына утырткан.

Аңа бер ир, шалтыратып, авыл кибетендә урнашкан терминалның эшләү-эшләмәвен тикшерүләре турында хәбәр итә һәм шуны ачыклау өчен күрсәтелгән исәпкә акча күчерүен сорый. Хатын, ике дә уйлап тормыйча, әлеге терминал аша 8300 сум акчасын күчерә. Терминал бик яхшы эшли булып чыккан, тик менә бичара хатын гына акчасыннан колак каккан!
Шундый сәер шалтыратулар булса, сез дә кушканны тизрәк үтәргә ашыкмагыз, бу хәл сезне сагаерга мәҗбүр итәргә тиеш!
Читайте нас: