Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкил Анна Кузнецова, Башкортстаннан Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова, Ата-аналар лигасы лидеры Нина Добрынченко-Матусевич, Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча ата-аналар ассоциациясенең башкарма директоры Лариса Санатовская, галимнәр, педагоглар, экспертлар, район-шәһәрләр вәкилләре, ата-аналар катнашты.
Мөһим әһәмияткә ия бу форум республика Башлыгы башлангычы белән оештырылды. Аның төп бурычы — мәгариф сәясәтен камилләштерү буенча барган сөйләшүләргә, карар проектларын эшләүгә ата-аналарны да җәлеп итүдән гыйбарәт.
— Яшәү мәгънәсе байлыкта да, карьерада да, уңышларда да, икътисадның үсешендә дә түгел, ә балаларда. Аларны үз Туган илен, Ватанны яратучы чын гражданнар итеп тәрбияләү өчен әле бик күп эшләргә, көч салырга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы бүген аналар, балалар һәм гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре белән төрле министрлыклар, ведомстволар шөгыльләнүен, моның уңышлы булмавын, шуңа махсус дәүләт структурасы — Гаилә министрлыгы булдырып, бу эшне аңа тапшыру кирәклеген ассызыклады.
— Безгә белемле кешеләрне тупларга, әгәр алар җитми икән, укытырга кирәк. Арытаба бу өлкәдә җыелган бик күп мәсьәләләрне хәл итә башлау зарур. Министрлык булырмы ул, дәүләт комитетымы, агентлыкмы — яңа дәүләт структурасы рәсми булмаган шартларда, башкача принциплар белән эшләү мөмкинлеген күрсәтәчәк. Финанс ресурсларын бүлү, отчётлар язу белән шөгыльләнергә түгел, ул гаилә мөнәсәбәтләре җәһәтеннән икътисадтагы тәртипсезлекләрне бетерергә тиеш. Бездә гаилә мәсьәләләре белән һөнәри шөгыльләнүче кешеләр булачак. Алар һәр торак пунктындагы, авылдагы, шәһәр округындагы хәлне белеп торачак, — диде ул.
Пленар утырыш белән ачылган форум эше дүрт секциядә дәвам итте. “Сәламәт буын”, “Балалар хокукларын яклау”, “Ата-аналар практикумы. Заман әти-әниләре нәрсәләр турында белергә тиеш?”, “Интернетта балаларның медиахәвефсезлеге” дигән сөйләшү мәйданчыкларында бик күп мәсьәләләр каралды.
Секцияләр эше арасындагы буш вакытта Балалар омбудсмены Анна Кузнецова Уфаның Александр Матросов паркында оештырылган бәйрәмне карады. Республиканың иҗади җәмәгатьчелек вәкилләре мәртәбәле кунакка милли уен коралларында уйнап күрсәтте һәм Анна Кузнецовага кубыз бүләк итте.
— Бүген биредә зур һәм әһәмиятле форум бара, дискуссия мәйданчыклары оештырылган. Без балалар һәм ата-аналарның җаваплылыгы хакында сөйләшәбез. Башкортстанда әлеге чараның Президентыбыз Владимир Путин 2018-27 елларны “Балалык унъеллыгы” дип игълан итү турындагы карарга кул куйган көннәрдә баруы аеруча мөһим, — диде Анна Кузнецова.
Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова белән очрашты.
Анда мәгариф системасы нәтиҗәлелеген үстерү, имин булмаган гаиләләрне һәм социаль ятимлекне профилактикалау, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү, аналар һәм балалар, сәламәтлек саклау мәсьәләләре тикшерелде.
Очрашуда, шулай ук, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова һәм мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова катнаштылар.