-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2017, 02:00

Июньдә ничек ял итәбез?

Июньдә Башкорстан халкын Русия көне һәм Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ике ял көне көтә.

12 июньдә ил халкы Русия көнен билгеләячәк. Агымдагы елда ул дүшәмбегә туры килә, шуңа күрә русиялеләр өч көн рәттән – 10, 11 һәм 12 июньдә ял итәчәк.
Моннан тыш, Хөкүмәт карарына ярашлы, Ураза бәйрәме уңаеннан 25 июнь ял көне дип игълан ителде. Быел ул якшәмбегә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Шул рәвешле, ял көне якшәмбе – 25 июньнән дүшәмбе – 26 июньгә күчерелә. 23 июньдә эш көне кыскартылмый.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булганда, бәйрәм көне уңаеннан 24, 25 һәм 26 июнь ял көннәре булып тора.
Еллык ял бирелгәндә 25 июнь отпускның календарь көннәр исәбенә кертелми.
Читайте нас в