+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 июнь 2017, 12:26

Болгариягә бер адым

Балаларны яклау көне алдыннан Уфаның Болгар якшәмбе мәктәбендә күңелле чара үтте. Балалар белән язучы-юморист Марсель Сәлимов, Башкортстанның атказанган рәссамы, мәгариф отличнигы Альберт Кодаяров, популяр җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов очрашты.

– Май ахырында славян дөньясында ел саен төрле матур чаралар үтә. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә Славян мәдәнияте көненә багышлана, – диде “Башкортстан-Болгария” халыклар дуслыгы җәмгыяте директоры Татьяна Коробова.

Кунаклар сәләтле балаларның рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты, җанлы әңгәмә корды. Марсель Сәлимов китаплар бүләк итте, Болгария язучылары һәм журналистлары белән дуслыгы хакында сөйләде. Радик Динәхмәтов музыкаль күчтәнәчләрен өләште, Альберт Кодаяров осталык дәресләре күрсәтте.
Ләйсән ЯКУПОВА.
Читайте нас