+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 июнь 2017, 07:44

Өч ял көне булырмы?

Русиядә тагын 15 елдан җомганың ял көне булуы ихтимал. Бу хакта Русия Үзәк банкы җитәкчесе урынбасары Сергей Швецов белдерде.

“Бу - бик мөһим мәсьәлә, ул чынлап та хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм роботлаштыру дигән сүз. Мин ышанып әйтә алам, 15 елдан җомганы ял көне итү мәсьәләсе турында бик җитди уйлаячакбыз. Медицинаны, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерәбез, һәм кешеләр нәрсә белән мәшгуль булыр дигән сорау туа”, - диде Сергей Швецов Петербургта узган Халыкара икътисади форумда.
Аның фикеренчә, атнада өч көн ял булу хезмәт күрсәтү өлкәсендәге яңа секторларны үстерү мөмкинлеге бирәчәк.
Моңа кадәр, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин киләчәктә эш көнен ике сәгатькә кыскарту мөмкинлеге булу турында белдергән иде.
Читайте нас