+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Июня 2017, 08:53

Гомерләрне сакла! Тизлекне кимет!

Дүртөйле шәһәренең Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укучылары ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә “Гомерләрне сакла! Тизлекне кимет!” дигән акция оештырды.

Чараның төп максаты транспорт хуҗаларының игътибарын дөрес, хәвефсез тизлек белән хәрәкәт итүгә юнәлтү булды. Акция башкорт гимназиясе каршысында, Ленин урамында үтте. ЮХХДИ инспекторлары һәм укучылар водительләрне туктатып, әңгәмәләште, “Водитель, сак бул, син дә әти-әни!” кебек эчтәлекле листовкалар таратты.
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА.
Читайте нас