+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 июнь 2017, 12:36

\"Көнчыгыш-Көнбатыш” янә Уфада

8-9 июньдә Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында VIII Халыкара “Көнчыгыш-Көнбатыш” офтальмологлар конференциясе үтәчәк. Быел бу чарага Европа, Азия һәм АКШтан тагын да күбрәк кунаклар килә.

Конференциядә Көнбатышның һәм Көнчыгышның дәрәҗәле делегацияләре, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Украина вәкилләре катнаша.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының өч залында пленар утырышлар һәм симпозиумнар оештырыла. Конференция программасында йөздән артык доклад каралган, аларның иң яхшылары дипломнар белән бүләкләнә.
Офтальмологиянең иң актуаль мәсьәләләренә багышланган сессияләрдән тыш, Русия һәм дөнья офтальмологларының кызыклы клиник очраклары тәҗрибәсенең видеосессиясе дә тәкъдим ителә.

Быел да конференциянең алыштыргысыз өлеше – “тере хирургия”. Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтыннан Русиянең һәм башкаланың алдынгы хирурглары тарафыннан башкарылган операцияләр туры трансляциядә күрсәтелә.
Быел беренче тапкыр яшь галимнәр өчен аерым секция оештырыла. Анда яшь белгечләр үзләренең эксперименталь һәм клиник тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итә.

“Русия офтальмологиясе онлайн” электрон мәгълүмат басмасы белән берлектә конференциянең он-лайн трансляциясен оештыру һәркемгә чарада читтән торып катнашырга мөмкинлек бирә.
Тәҗрибә уртаклашу, күз авыруларын заманча дәвалау ысуллары, медицина җиһазлары һәм препаратлар, фәнни әдәбият белән танышу – конференциянең төп максатлары.

Бай фәнни һәм мәдәни программалар катнашучыларга һәм кунакларга яңа белем һәм онытылмас тәэссоратлар тупларга, офтальмология өлкәсендә алдынгы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итә.
Ләйсән ЯКУПОВА.
Читайте нас