Иң аянычлысы шунда, баланы башта урлаганнар, өч көн буена вәхшиләрчә көчләгәннәр, аннан соң гына үтереп, өй янына күмеп куйганнар. Бу җинаятьне башкаручы наркоманның хатыны һәм Яна яшендәге баласы да булган.
Балалар һәм үсмерләргә карата мондый җинаятьләр саны кимеми. Шуңа да ата-аналарга да, балаларга да сак булу мөһим. Бигрәк тә үсмерләргә тик торганнан кайгы эзләп йөрмәскә иде, ул болай да сорап килми.
Учалы районында ике үсмер кыз югалу турындагы хәбәр янә куркуга салды. Бәхеткә алар табылды. Ира белән Юлия, беркемгә дә әйтмичә, Курган шәһәренә күңелле сәфәр оештырганда, аларның якыннарын гына түгел, эчендә җаны булган һәркемне нинди хафага салганын аңлыймы икән?
Хәзер аларның берсен - махсус интернатка, икенчесен дәү әнисе янына тәрбиягә җибәрәләр.