+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 июнь 2017, 12:06

Коеп яңгыр яуса да, гөрләп үтте сабантуй

Әлшәй районы сабантуе Яңа Сәпәш авылы янында үтә. Салават Юлаев исемен йөрткән мәйданның күмәк чаралар үткәрү өчен уңайлы булуы күптән билгеле иде. Быелгы ял һәм хезмәт бәйрәме моны янә бер кат раслады.

Туктаусыз яңгыр койса да, район сабантуен башка вакытка күчермәскә булдылар, ул, билгеләнгәнчә, сәгать 10да башланды. Әйтергә кирәк, мәйданда халык бар иде. Сабантуй тамашаларын халык япмалы трибуналардан карады. Программа артык үзгәрешләр кичермәде: сабантуйны автоколонналар парады ачып җибәрде, сәхнәдә үзешчән артистлар театрлаштырылган тамаша күрсәтте. Кыскасы, сабантуй дәртен яңгыр да сүндерә алмады.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.
Читайте нас