Кузбайда туып-үскән, әле дә туган авылына еш кайтып йөрүче, аны төзекләндерүгә һәрдаим өлеш кертүче Рәүзия Фаат кызы Хаҗиева авылдашлары өчен елга аша заманча басма төзеткән. Авылның яше-карты моңа бик сөенгән. Экология елында биредә тагын бер зур эш башкарылган: елганың тирә-ягы чүп-чардан тазартылган, ярда агачлар утыртылган.