+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 июнь 2017, 11:09

Сабантуйда ... урман кисүчеләр ярышачак

Быел Башкортстанның урман кисүчеләр чемпионаты үзенчәлекле шартларда оештырыла. Моңа кадәр катнашучылар агачны табигый шартларда, урманда кискән булса, чираттагы бәйге сабантуйда корылган махсус мәйданчыкта үтәчәк.

Ярыш 10 июньдә Белорет районы Азнагол авылында үтәчәк. 18-20 метр биеклектәге 30 агач киселеп, махсус урынга “кадап” куелган.

Сабантуйга килүчеләр агач кисүчеләр бәйгесен дә карый алачак. Оештыручылар эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, тармакка яшьләрне җәлеп итү максатында мондый адымга барган.

Приз фонды – 300 мең сум. Республика предприятиеләреннән җиде команда катнашуы көтелә. Җиңүчеләр августта Карелиянең Петрозаводск шәһәрендә үтәчәк Русия чемпионатында Башкортстан данын яклаячак.
Читайте нас