+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 июнь 2017, 07:45

\"Яшел елан\"нан ерак йөрсәң, бәлаләр урап узар

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче ир-егет, исерек килеш үзенең пластик банк картасын беренче күргән шикле адәмнәргә бирә, өстәвенә пин-кодын да әйтә.

Айныганда, картасыннан 129 мең сум акчасы югалган була инде. Ир полициягә йөгерә. Аның бәхетенә, хокук сакчылары тиз арада угрыларның эзенә төшә, һәм урланган акчаның күпмедер өлеше шул ук көнне карта хуҗасына кайтарыла.

Бу вакыйгадан нинди гыйбрәт алырга дисезме? Аңлатабыз: банк картасын беркемгә дә тапшырырга ярамый, ә аның пин-кодын тик үзегез генә белергә тиеш. Ә “яшел елан”нан ерак торсагыз, бик күп бәлаләр сезне урап узар.
Читайте нас