Ингушетия белән Чечняда җан башына — 0,1 литр, Кабардино-Балкария Республикасында — 0,5 литр, Төньяк Осетиядә 0,6 литр алкогольле эчемлек сатыла. Соңгы биш елда Русиядә каты эчемлекләр сату — 40, ә сыра сату 25 процентка кимегән.
2009 ел белән чагыштырганда, русиялеләр азрак эчә башлаган — әле бер кешегә елына 10 литр чиста алкоголь туры килә, алты ел элек бу күрсәткеч 15 литр иде. Шулай да бу күләм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан чикләнгән зарарсыз норма - елына 8 литр алкогольдән артып китә.