+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 июнь 2017, 07:25

Жади бүген ничек яши?

Барыбыз да яратып караган “Клон” телесериалында гарәп кызы Жадины уйнаган Джованна Антонелли Русиядә дә бик зур популярлык казанган иде. Баксаң, Жади кинода гына түгел, чынбарлыкта да Мурилу Бенисиу (сериалдагы Лукас) белән гыйшык-мыйшык уйнап, аннан беренче баласын — улы Пьетроны тапкан икән.

Ике ел үткәч, Бенисиу белән аерылышып, Джованна эшкуар Роберто Локасциога кияүгә чыккан. Ә дүрт айдан соң аның белән дә аерылышкан.

Бүген Жади режиссер Леонардо Ногейро белән яши. Алар 2009 елда танышкан. Бер елдан Джованна Антония һәм София исемле игезәк кызлар алып кайта. Ул бүген дә киноларда төрле рольләр башкара. Инстаграмында гына да 5 миллион кеше теркәлгән.
Читайте нас