+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 июнь 2017, 08:51

Ахырзаман: ике хатын сугышкан

Миякә районында ис китәрлек хәл булган: ике яшь хатын, нидер бүләлмичә, бер-берсенең чәченә ябышкан. Бичәләр шулкадәр каты сугышкан ки, йөзләрен тырнап, чәчләрен йолыккалап бетергәннәр, ди.

Кызганычка каршы, бу вакытта яннарында балалары да булган. Аларга да эләккән. Әниләрнең берсе баласын ялгыш бәреп очырган, икенчесе нарасые утырган колясканы төртеп аударган. Нәтиҗәдә, нәниләр ару гына зыян күргән.

Стәрлебаш районара судында белдерүләренчә, бер-берсен кыйнаган өчен ике хатынга да бишәр мең сум штраф чәпәгәннәр.
Читайте нас