Бүген республиканың социаль яклау системасында 15 меңнән артык кеше хезмәт сала. Ел саен аларга 1,5 миллион граждан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
— Сезнең бәйрәмне хаклы рәвештә Изгелек һәм шәфкатьлелек көне дип атарга мөмкин. Бик күп ялгызлар өчен социаль хезмәткәр — аралашырга, киңәш сорарга, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга мөмкин булган бердәнбер якын кеше, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы белдерүенчә, Башкортстанда тиздән гаилә хезмәте оештырылачак. Рөстәм Хәмитов төбәк Хөкүмәте алдына шундый бурыч куйган. Яңа структура эшчәнлегенең тәүге нәтиҗәләре бер-ике елдан күреләчәк. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бу җәһәттән тәкъдимнәрен җиткеререгә тиеш. Гаиләнең, аналарның, аталарның һәм балаларның җитди проблемаларын бергәләп хәл итәр өчен бердәм идарә итү системасын төзү зарур.
— Шартлы рәвештә мин бу хезмәтне “Гаилә министрлыгы” дип атыйм. Ничек кенә аталмасын, аның көн саен, сәгать саен безнең шәһәр-авыллардагы гаиләләрнең күпсанлы проблемалары белән шөгыльләнүе мөһим. Нәтиҗә, һичшиксез, булачак, — диде Рөстәм Зәки улы.
Ул белдерүенчә, тиздән Кырым Башкортстанга Евпаториядәге бер балалар шифаханәсен тапшырырга тиеш.
— Без анда тәртип урнаштырачакбыз, төзекләндерәчәкбез. Һәм ел саен 5 меңгә якын бала ел әйләнәсенә эшләячәк шушы шифаханәдә сәламәтлеген ныгытачак. Аның бик яхшы проект булырына ышанам, — дип ассызыклады республика Башлыгы.