Шушы даталарга багышлап башкалабыз белем бирү учреждениеләрендә, китапханәләрендә күргәзмәләр, очрашулар үтә, музейларда һәм күргәзмә залларында тематик экспозицияләр, фотокүргәзмәләр әзерләнә. Шулай ук спорт һәм халык бәйрәмнәре оештырыла. Дуслык монументына һәм Салават Юлаев һәйкәленә танатанлы рәвештә чәчәкләр салыначак.
12 июньдә сәгать 12дә Уфада В.И. Ленин исемендәге мәйданда “Горурланам синең белән, башкалам!” балалар концерты башлана. Шулай ук биредә “Осталар шәһәре” күргәзмәсе үтәчәк.
17 сәгатьтә “Бердәмлек-Содружество” халыкара фестиваленең гала-концерты булачак. Чарада Кытай, Эстония, Көньяк Корея, Сербия, Һиндстан, Көньяк Африка, Шри-Ланкадан килгән сәнгать осталары, Уфаның “Ирәндек” халык коллективы чыгыш ясаячак.
Шул ук көнне 14 сәгатьтә Салават Юлаев исемендәге мәйданда “KFC Battle” спорт һәм музыка фестивале булачак. Анда талантлы яшьләр һәм билгеле шоу-бизнес “йолдыз”лары Егор Крид һәм Саша Шерман чыгыш ясаячак.
Бәйрәм көнне башкала өчен истәлекле вакыйга булачак – ВДНХ ЭКСПОда “Русия – минем тарихым” тарихи паркы ачылачак. Бу үзенчәлекле интерактив проект ярдәмендә илебезнең бай тарихы белән танышырга мөмкин.
Бәйрәмдәге тагын бер үзенчәлекле вакыйга – “Арт Уфа-2017” II сәнгать форумы башлана. Күргәзмә 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәле янындагы мәйданда беренче тапкыр зур поэзия бәйрәме үтәчәк. Чараны Башкортстан Язучылар берлеге оештыра.
Әлбәттә, төп бәйрәм чаралары башкаланың В.И. Ленин исемендәге мәйданында үтәчәк һәм 23 сәгатьтә күркәм салют белән тәмамланачак.