– Республикада барысы да планга ярашлы бара, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу сәнәгать җитештерүенең үсешенә, керемнәрнең артуына да кагыла. Әлеге шартларда алдынгылар тәҗрибәсе хезмәт коллективларын ничек тупларга, барлык юнәлешләр буенча яңа, яхшы, әһәмиятле уңышларга ирешү үрнәген күрсәтә.
Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Зәбирә Кәримова да бар иде. Ул республика Башлыгы кулыннан “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеме бирелү турындагы таныклык алды.
– Югары исемне укытучы хезмәтен тиешенчә бәяләү буларак кабул итәм һәм аны барлык хезмәттәшләрем белән дә уртаклашам, – диде Зәбирә Сәгыйть кызы.