Башкортстанның Баш суд приставы Илнур Мәхмүтов оешманың соңгы биш айдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Узган ел белән чагыштырганда, алимент түләмәүчеләрнең саны быел 500 кешегә кимегән. Бүгенге көнгә республикада 22 мең бурычлы кеше исәпләнә, алардан 160 миллион сум акча җыелган. Узган елны 1,5 мең алимент түләмәүче урамда 100 сәгать эшләргә мәҗбүр ителгән, 300гә якыны 15 тәүлеккә кулга алынган, штрафка тарттырылучылар да бар.
- Еш кына бурычлыларны табып булмый. Бүген 700ләп алиментчы бөтенләй качып йөри, - ди Илнур Әнвәр улы.
Баш суд приставы белдерүенчә, киләчәктә алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең фотолары шәһәрләрдәге җәмәгать урыннарында - аэропорт, вокзал, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак.