0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2017, 15:00

Суд залында кулга алынган

Уфаның Октябрь районы суды шәһәр хакимияте башлыгының элекке урынбасары Владислав Никитинны хөкем иткән. Ул “вазыйфасыннан үз мәнфәгатьләрендә файдалану” мәддәсе буенча гаепле дип танылган.

Ачыклануынча, экс-чиновник аэроклуб һәм “Уфа-Забельский” аэродромы урнашкан 170 гектар мәйданлы җир участогы белән законсыз файдаланган. Аның бәясе 896 миллион сум тора. Әлеге участок федераль милектә булуга карамастан, чиновник җирне бүлеп, аның бер өлешен “ПИК “Башкиргражданпроект” компаниясенә арендага биргән. Соңрак бу участок “Завод Промсталь” фирмасына тапшырылган. Аның директоры булып Никитинның бертуган апасы торган. Бу җирдә коттедж поселогы төзелергә һәм йортлар сатылырга тиеш булган.

Әлеге вакытта җир участокларына арест салынган.

Никитин гаебен танымаган. Суд элекке чиновникны 3 ел да 6 айга иркеннән мәхрүм иткән. Ул җәза срогын гомум режимдагы колониядә үткәрәчәк.
Читайте нас в