+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 июнь 2017, 21:00

Алдынгылар һәркемгә үpнәк

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгыларына Русиянең һәм Башкорт­станның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Сәнәгать, транспорт, сәнгать, авыл хуҗалыгы, азык-төлек индустриясе, дәүләт хезмәте, мәгариф һәм башка өлкә­ләр­дәге 58 хезмәткәр орденнар, мактаулы исемнәр, мактау грамоталарына лаек булды.

– Республикада барысы да планга ярашлы бара, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу сәнәгать җитештерүенең үсешенә, керемнәрнең артуына да кагыла. Әлеге шартларда алдынгылар тәҗрибәсе хезмәт коллективларын ничек тупларга, барлык юнәлешләр буенча яңа, яхшы, әһәмиятле уңышларга ирешү үрнәген күрсәтә.
Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Зәбирә Кәримова да бар иде. Ул республика Башлыгы кулыннан “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеме бирелү турындагы таныклык алды.
– Югары исемне укытучы хезмәтен тиешенчә бәяләү буларак кабул итәм, – диде Зәбирә Сәгыйть кызы.
Читайте нас