+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 Июня 2017, 11:27

Балига барсаң, бар!

Башкортстаннан Бали утравына ширбәт ае үткәрергә юлланган яшь ир белән хатын җитди авариядә зыян күргән.

Радмир белән Гүзәл Балига 1 июньдә киткән. 9 июньдә инде коточкыч юл-транспорт вакыйгасына очраганнар. Гүзәлнең апасы Гөлсинә белдерүенчә, авариягә алар үзләре гаепле. Табиблар яшьләрнең гомерен саклап калу өчен барысын да эшләгән. Радмирның дүрт кабыргасы сынган, талагы шартлаган, бөеренә операция таләп ителә. Гүзәл дә нык имгәнгән.

Яшь парның туганнары Радмирны урындагы дәваханәдә тоту, операция ясау һәм Русиягә кайтару өчен акча җыя. Аны дәваханәдә тотуның бер көне 1500 долларга төшә, ә барлыгы 30 мең доллар кирәк булачак.
Читайте нас