Япон фирмасы маркасы саналган “Ниссан-Террано” машинасына кызыгып йөри бу. Ниһаять, бурычка кереп акча җыя да, 10 июньдә Уфаның Трамвайная урамында урнашкан “АвтоПремьер-М” автосалонына килә. Машинаны сайлый, хакны килешәләр.
Документларны тутырганда автосалон хезмәткәре машина алучының журналист икәнен белеп кала да, Интернетка кереп, Фәнүр Гыйльманов турында тулы мәгълүмат туплый. Аннары үзеннән өстәрәк утырган җитәкчеләргә кереп китә.
Автосалонның сәүдә бүлеге җитәкчесе Сергей Львович Тяпов матбугатка карата гаять игьтибарлы кеше булып чыга: шушы көннәрдә, ягьни 14 июньдә Башкортстанның матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре көне билгеләнә бит.
Шуны күздә тотып, һөнәри бәйрәм хөрмәтенә һәм “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре Фәнүр Гыйльмановка олы ихтирам йөзеннән, машина хакына саллы гына ташлама ясарга, моңа өстәп яңа “Ниссан-Террано”га салонга җәя торган келәмнәр дә бирергә куша.
Мондый бүләктән соң “Кызыл таң”да эшләвең белән ничек горурланмыйсың!
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.