+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 июнь 2017, 06:47

Путин оныклары турында сөйләгән

Кичә Американың Showtime телеканалында өч “Оскар” премиясе лауреаты, режиссер Оливер Стоунның “Путин белән әңгәмә” дип аталган фильмы тәүге тапкыр күрсәтелгән. Атап әйткәндә, анда Русия Президенты үзенең оныклары турында сөйләгән. Әңгәмәнең бер өлеше хоккей мәйданчыгында үткән, Путин хоккейчылар киемендә булган.

Владимир Владимирович оныкларын нык яратуы, ләкин алар белән уйнарга вакыты аз булуы турында белдергән. Шулай ук кияүләре белән кайбер мәсьәләләр буенча бәхәскә керүен дә таныган. Кызларының фән һәм мәгариф белән шөгыльләнүен әйткән.

Фильм дүрт өлешкә бүленгән. Картинаны эшләүчеләр Владимир Путин белән ике ел эчендә дүрт тапкыр очрашкан. Стоун белдерүенчә, фильм сораулар һәм җаваплар рәвешендә төзелгән.

Русиядә аны 19-22 июньдә Беренче каналдан күрсәтәчәкләр.
Читайте нас