+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 июнь 2017, 21:00

Шүлгәнташта яңа рәсемнәр табыла

Мәскәү архео­лог­лары Шүл­гән­таш мәгарәсе кыяларында геометрик фигураларны хә­терләткән рәсем­нәргә тап була. Сурәтләрне яхшырак төсмерләү максатыннан белгеч­ләр яңа компьютер технологияләре куллана.

Табигатьнең үзенчәлекле һәйкәле булган бу табыш яңа эзләнүләргә башлангыч була ала. Шүлгәнташ мәгарәсе — фән өчен төпсез кое, дөньяда аңа тиңдәшләр юк, — диде республиканың мәдәни мирасы объектларын саклау буенча идарә начальнигы Илһам Фәтхуллин.
Мәскәү археологлары Уфага III халыкара “Тарихи-мәдәни мирасны музейлаштыру: теория һәм практика” симпозиумына килде. Ул Шүлгәнташ мәгарәсенең борынгы кыя сәнгатен саклау һәм популярлаштыру проблемаларына багышланды. Форум 8-10 июньдә Бөрҗән районы Морат-Тугайда үтте. Анда борынгы кыя сурәтләрен саклау буенча чит ил белгечләре дә катнашты. Шүлгәнташ мәгарәсе диварыннан заманча граффитины алып ташлау буенча халыкара экспедиция үз эшен дәвам итте. Экспедицияне Европа реставраторы Антон Эудаль җитәкләде. Шулай ук форумда француз белгече Ален Далис катнашты. Ул музей өчен мәгарә диварларының төгәл күчермәсен эшләү белән шөгыльләнде. Үзенчәлекле палеотик сәнгатьне саклау, Европа дәрәҗәсендәге яңа фәнни һәм туристик кластер булдыру максатыннан музей тарихи-мәдәни комплексы мәгарәнең эчендә урнашачак.
Читайте нас