+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 июнь 2017, 06:52

\"Тёщин язык\" корбан сорый

Русия юлларында "Әби теле" дип аталган урыннар берничә. Аларда еш кына юл һәлакәтләре булып тора. Чиратта – яңасы.

“Байкал” трассасының 702нче километрында пассажир автобусы юлдан чыгып очкан. 34 кеше дәваханәгә озатылган, аларның яртысы реанимациядә, бер кыз бала кома хәлендә ята, 14 кеше һәлак булган.

Каза күрүчеләрнең күбесе зиярәт кылып кайтып килгән. Ремонт эшләре барган, бордюрлары алынган юлдан төнлә юлга чыгарга аларны нәрсә этәргән, водительнең гаебе бармы – шушы һәм башка сораулар ачыклык кертүне сорый.

Кызганычка каршы, бүген төнлә водитель үлгән.
Читайте нас