Әлеге юнәлештә уңышлы иҗат итүче осталар – Сипайлово бистәсендәге Юрий Гагарин портреты авторы Артур Лукьянов, Менделеев урамындагы “Биюче башкорт кызы” сурәтен иҗат итүче Артур Нурадинов ничек матур итеп сурәт төшерү, законнарны бозмыйча граффити белән шөгыльнәнү юллары белән таныштырачак.
Моннан тыш, балалар өчен махсус программа, концерт булачак. Бәйрәм 17 сәгатьтә башлана.