+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 июнь 2017, 07:29

Үткәрмәсәң, төрмәгә утыр!

Дәүләт думасы депутатлары, “ашыгыч ярдәм” машинасын үткәрмәү сәбәпле, пациентның хәле начарайган очракта, водительләргә карата җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә.

Ул РФ Җинаять кодексына “Медицина ярдәме күрсәтүгә комачаулау” мәддәсе буларак кертелергә тиеш. Әгәр дә авыру үлсә, гаепле водитель дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр дә пациентның гомеренә куркыныч янамаса, машина хуҗасы 1,2-2 елга кадәр транспорт чарасына идарә итүдән мәхрүм ителә ала.

Бу закон проектын Хөкүмәт һәм Югары суд хуплаган да инде, ләкин әлегә сораулар күп кала. Атап әйткәндә, депутат Вячеслав Лысаков “ашыгыч ярдәм” машинасын аерым төркемгә бүлү дөрес түгел, дип исәпли. Чөнки янгын сүндерү һәм полиция машиналары соңга калу аркасында да кешеләр зыян күрергә мөмкин.
Читайте нас