- Әлеге җирләр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә һәм аларны башка юнәлештә файдалану катгый тыелган, - дип аңлата район хакимияте башлыгы Фәнил Ханов.
Ул шулай ук Җегетәк авылы янында нинди дә булса эшләр алып бару турында белдерү-хәбәр булмавын, беркемгә дә рөхсәт документлары бирелмәвен белдерде.
Ачыклануынча, нефть скважинасы бораулау өчен әзерлек эшләрен Уфадагы шәхси предприятие алып барган. Бүген бу хәлне район хакимияте контрольгә алган. Әлеге предприятие җитәкчелегенә җир участогын башлангыч хәленә кайтару турында күрсәтмә бирелгән.