+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 июнь 2017, 13:52

Сайтлы һәм гимнлы татар авылы

Соңгы елларда авыллар тарихын өйрәнүгә, китаплар язуга игътибар артты. Бу җәһәттән Илеш районы Татар Мәнәвез авылы күпләргә үрнәк була ала.

Шушы авылда туып үскән Фәнә Минһаҗева һәм авторлар төркеме авылның тарихы, бүгенге тормышы, шәхесләре турында бай мәгълүмат тупланган “Язмышлардан язылган сәхифәләр” китабын бастырды.

Авылның гимны да язылды. Фәнә Минһаҗева сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев көй язды. Гимн, китап һәм башка мөһим мәгълүатлар авыл сайтында (http://tatmeneuz.ru) урнаштырылды.

Шул ук вакытта китапның тулыландырылган томы өстендә эш башланган. Бу җаваплы һәм саваплы эш Татар Мәнәвез егете, әлеге вакытта Башкортстан дәүләт аграр университетында эшләүче Фаил Галләмовка ышанып тапшырылган. Яңа җыентыкта беренчесенә керми калган мәгълүматлар, авыл тарихы белән бәйле вакыйгалар урын алачак. Җыентыкта Фәхиянур Зәйдуллинаның, аның әтисенең, туганнарының ачы язмышы турында да тәфсилләп язылачак. Фәхиянур Хәдимулла кызы бик күп тетрәндергеч хәлләр шаһиты булган, аянычлы вакыйгаларда якыннарын югалткан.

Фаил Наил улы “Память народа” Интернет чыганагында Бөек Ватан сугышында катнашкан, авылдашы, “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры Рәис Әхәтов турында төгәл мәгълүматка юлыккан. 1925 елгы Рәис Газиз улы 1943 елда фронтка алынган. Ул, өлкән телеграфист буларак, дошман уты астында өзелгән телефон чыбыгын ялгап, гаскәрләрне элемтә белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән. Аның күрсәткән батырлыклары лаеклы бәһа алган. Кызганычка каршы, аңа туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1945 елның 8 маенда Берлинда Җиңүне бәйрәм иткәндә 20 яшьлек арысландай ир-егет агуланып үлә.

Киләчәктә Татар Мәнәвез авылының яңа җыентыгын күрергә насыйп булсын. Басманы авыл халкы, биредә туып читтә яшәүчеләр, татар авыллары тарихы белән кызыксынучы галимнәр зур түземсезлек белән көтә.
Рәсемдә: Фахиянур әби (уңда) сенлесе Зәһинә апа белән.
P.S. 15 июньдә Фәнә Әнвәр кызының туган көне. Аңа корычтай сәламатлек, илһам, яңа уңышлар телибез! Шундый эшләр башкарганы өчен чиксез рәхмәтлебез.
Читайте нас